Әлегә ярты елга дип кенә килүе. Мәркәзебездә вакытлыча яшәп торырга фатир да юнәткән. Күптәнге хыялын чынга ашырып, театрларга йөрергә, мәрхүм абыйсы Хәйдәр Бигичев эзләрен хәтерләгән урамнардан үтәргә, үз телендә сөйләшкән газиз халкы белән бер казанда кайнарга ниятли...
Исәбе – Казанга төпләнү. Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, ул теләгенә дә ирешер, ә менә иҗатына нинди сулыш өрер?..
Сер түгел, Халидә ханым Бигичева авырып китүе, дингә килүе сәбәпле сәхнәдән китәргә әзерләнүен дә җиткергән иде. Саубуллашу гастрольләрен әйләнер дә нокта куярмы дип шөбһәләнгәндә, дөньясына чир килеп каныкты да, боларның берсенә дә өлгермәде.
--Шул сәбәпле 65 яшьлек юбилей концертларым да өзелде... Бик зурдан әзерләнгән идем, югыйсә. Ул чир күпләрнең гомерен өзде бит, исән калганнарның да саулыгын бөтереп алды. Аллаһы Тәгалә ярдәменән ташламасын, безне дә сынады – ике буын туганнарымны югалттым.
Үзем дә авырдым. Ничекләр исән калдым, дим. Каян гына килеп чыккан чирдер... Инде 70 яшьлегемне үткәреп, халкыма баш иеп рәхмәтләремне җиткерәсем, яңа җырларымны ирештерәсем килә. Җырчы булып туган җан, нәрсә генә дисә дә җырламыйча түзми, йөрәгем (Халидә ханым якын күреп, шулай эндәшергә ярата — Авт.). Күңел җырлый, ләкин сәхнәдә җырлау рәхәте инде элеккеге дәрәҗәдә тансык түгел. Олыгаеп та киләм, күңелем дә бүтән гамәлдә — диндә. Намаз укыганыңны бөтен илгә кычкырмыйлар диләр дә...
Гөлнур Шәрәфиева, апрель, 2023
Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/khalid-bigicheva-nicheklr-isn-kaldym-dim
#Моңнарыбыздәшәсезне 🎼 🌷
![Халидә Бигичева: "Ничекләр исән калдым, дим. Каян гына килеп чыккан чирдер..."](https://sun9-32.userapi.com/impg/Eyl22Vh_9muhOs-Z8LKSh_NpS7B25Go5_dgqsQ/MfxtnrcydGQ.jpg?size=510x340&quality=95&crop=62,0,675,450&sign=3a2f18eb6e2fc44394fce3f33f966f53&c_uniq_tag=ABbJWTrq15mWxZ6qRkxceX2tN4RMDyfhNF1jw-78zQM&type=album)